Яшел Үзән территориаль иҗтимагый үзидарәсе республиканың грант ярдәмен алачак

2021 елның 16 апреле, җомга

Казанда 2020 ел нәтиҗәләре буенча "Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе" республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Актив һәм нәтиҗәле эшчәнлек өчен конкурста беренче урын һәм "Шәһәр яны" территориаль иҗтимагый үзидарәсендә 665 мең сумлык бүләкләү каралган.

- Бу акчаларны без теләсә нинди идея һәм инициативаларга тотарга хокуклы. Халык белән без фикер алыштык һәм акчаларның бер өлешен безнең "балалар шәһәрчеге" проектына тотачакбыз - балалар мәйданчыгын җиһазларбыз, дигән карарга килдек. Тагын бер максат - йортсыз хайваннар белән эш итүгә яңача якын килү: мәйданчык, ашату, кайбер кагыйдәләр. Моннан тыш, безнең үз концерт мәйданчыгы һәм хоккей тартмасы бар, алар өчен җиһазлар һәм инвентарь сатып алырга планлаштырабыз. Акчаның бер өлешен Яңа ел чараларына калдырачакбыз. 60+ кешеләр өчен проектлар оештыру турында фикер алышачакбыз, - дип сөйләде ТҖҮ рәисе Алексей Туганов.

Ярдәмне тагын ике ТОС алачак: Яшел Үзән "Гари поселогы" һәм Карамалы Тау бистәсенең "Мизиновский". Алар 4 нче урын өчен, шулай ук, үз идеяләрен тормышка ашыру максатына, 298 мең сум акча алачак. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 1-5 урыннарны алган ТОСларны бүләкләүгә 50 млн.сумлык 120 грант каралган. Безнең районнан конкурска 3 ТОС заявкасы бирелгән, өчесе дә югары бәя алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International