Карагуҗа авылның тырыш, булдыклы егетләре үз көчләре, үз техникалары белән зур эш башладылар

2021 елның 25 ноябре, пәнҗешәмбе
Карагуҗа авылы уртасында буа ясарга керештеләр. ☝ Бу урында элегрәк булган ул. Авыл халкы телендә "бия" дип аталган сулыкта балалар су коенган. Озак еллардан сон "Бия"не торгызу эшен башлап җибәргән егетләргә сәламәтлек, сабырлык телик. Әлбәттә, туган авылларына битараф булмаган яшьләрнең дә килеп булышуларына, ярдәм итүләренә ышанабыз. Соңгы фотода: менә шундый урман үскән иде ул урында. Афәрин, егетләр!!! Изге эшкә керештегез, Аллаһ Тәгалә куәт бирсен.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International