1 декабрьдән Россиядә шоколад һәм кәнфит бәяләре 5-20 процентка артырга мөмкин

2021 елның 25 ноябре, пәнҗешәмбе
Шоколад һәм кәнфит җитештерүче «Акконд» эре компаниясе 1 декабрьдән продукциясенә бәяләр 5-20%ка артачак, дип хәбәр итә. Тәм-томга бәяләр арту турында, шулай ук, «Красный Октябрь», «Бабаевский» һәм «Коркунов» брендлары да кисәтә. «Без ел саен тәм - томга ихтыяҗ арткан чорда - Яңа ел алдыннан мондый хатлар алабыз», - диләр «Верный» сәүдә челтәрендә һәм челтәр кибетләре киштәләрендә бәяләр артуы «аз темплар белән барсын өчен кулдан килгәннең барын да эшлиләр», дип өстәделәр. Тәм - том җитештерүчеләр бәяләр үсешен логистика һәм чималга, барыннан да элек, шикәр, патока, какао һәм фундукка чыгымнар арту белән аңлата.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International