Яшел Үзән районында ел ахырында яңа табиблык амбулаториясен ачу планлаштырыла

2021 елның 25 ноябре, пәнҗешәмбе
Яшел Үзән районының Карамалы Тау бистәсендә быел табиб амбулаториясе төзелде. Бу федераль финанслау һәм сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасына кертү нәтиҗәсендә мөмкин булды. Бу максатларга 34,8 млн сум юнәлдерелгән. Хәзерге вакытта бинаның эчке бизәлеше тәмамланды, медицина һәм көнкүреш кирәкле башка җиһазлары урнаштырылды, янәшәсендәге территорияне төзекләндерү тәмамланып килә, каты көнкүреш калдыклары җыю мәйданчыгы булдырылды, фонарьлар, эскәмияләр, урналар урнаштыру планлаштырыла, керү юллары төзекләндереләчәк. Карамалы Тау бистәсе табиб амбулаториясе 18 торак пунктта яшәүче 10 меңгә якын кешегә хезмәт күрсәтә алачак. Шулай ук амбулаториягә 4 фельдшер-акушерлык пункты беркетелгән. Медицина учреждениесе сменага 136 кеше кабул итүгә исәпләнгән, 9 койкалы стационары булачак. Пациентлар кабул итүне декабрьдә башларга планлаштыралар. Татарстан Республикасында сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча 2021 елда 1 463,08 млн сумлык 39 объект төзелде һәм ремонтланды. Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы кысаларында узган ел әлеге табиб амбулаториясенә яңа санитар автомобиль Форд Транзит сатып алынган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International