Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Яшел Үзәнгә "Хезмәт батырлыгы шәһәре" исемен бирү турындагы инициативаны бертавыштан хуплады

2021 елның 26 ноябре, җомга
Бүген Михаил Афанасьев ТР Дәүләт Советында Яшел Үзәнгә “Хезмәт батырлыгы” исемен бирү турындагы доклад белән чыгыш ясады. - 1941 елның 22 июненнән Яшел Үзән, бөтен ил кебек үк, "Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен!» дигән девиз белән яшәде. Фронтка 35 меңнән артык Яшел Үзән кешесе китте, һәр икенчесе әйләнеп кайтмады. 18 якташыбыз Советлар Союзы Геройлары һәм Дан орденының тулы кавалерлары булды. Сугыш елларында Яшел Үзән илнең иң мөһим тыл үзәкләренең берсе иде. Кыска вакыт эчендә шәһәр предприятиеләрен хәрби сәнәгатькә үзгәртеп кордылар. Унбиш предприятиенең уникесе ил оборонасына эшләде, - дип билгеләп үтте үз докладында Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы, Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев. Агымдагы елның июлендә Россия Фәннәр академиясенең Яшел Үзәнгә «Хезмәт батырлыгы шәһәре»дигән мактаулы исем бирү өчен нигезләрнең булуы турында эксперт бәяләмәсе алынды. 12 ноябрьдә бу мәсьәлә Экспертлар советы һәм ТР Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышларында каралды һәм бертавыштан хупланды. - Яшел Үзән шәһәренә Россия Федерациясенең "Хезмәт батырлыгы шәһәре" дигән мактаулы исем бирүне хуплавыгызны сорыйм", - дип мөрәҗәгать итте Михаил Павлович. Татарстан Дәүләт Советы депутатлары бу инициативаны бертавыштан хуплады һәм хәзер дәүләт башлыгы Владимир Путинга мөрәҗәгать итәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International