22 мартның 10 сәгатеннән 23 мартың 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешнең интенсивлыгы турындас кисәтү

2023 елның 22 марты, чәршәмбе

2023 елның 22 марты кичендә, 23 марты төнендә һәм иртәсендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.

Татарстан Республикасы буенча Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы баш идарәсе хәбәр итә:

Томан вакытында:

Әгәр дә сез табигатьтә булганда, томан артуын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен тиешле саклану чараларын күрергә кирәк.

    Томан барлык юл хәрәкәтендә катнашучыларга куркыныч тудыра. Томан вакытында  машинада хәрәкәт иткәндә артык кискен хәрәкәтләр ясаудан, узып китүләрдән баш тартырга кирәк. Томан шартларында күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре алда хәрәкәт итүче транспорт белән бәйле була. Томан вакытында ераклыкны саклау мөһим — гадәти дистанцияне арттыру, тизлекне киметү урынлы була.

      Кискен тормоздан сакланырга кирәк: кирәк булганда салмак кына тукталу мөһим. Тормоз педалына берничә тапкыр баскалап алу белән,  сезнең артта хәрәкәт итүче машина йөртүчеләрне кисәтүче сигнал ясаган буласыз.Томан вакытында хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең арыганлыгы арта, саклыкны арттырырга кирәк.

Әгәр кайгы-хәсрәткә очрасагыз, сез һәрчак ашыгыч хезмәтләрнең бердәм чакыру номерына – «112»гә мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсендә  шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының баш идарәсенең  “Ышаныч телефоны "- 8 (843) 288-46-96.

Баш Идарә сайтының "Оператив мәгълүмат"ын кулланганда бүлекнең интернет-сылтамасын күрсәтү мәҗбүри!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International