Татарстанда тугыз меңнән артык күчемсез милек объектының хокук ияләре билгеләнгән

2023 елның 22 марты, чәршәмбе

Татарстанда элек исәпкә алынган күчемсез милек объектларының хокук ияләрен ачыклау эше дәвам итә. 2021 елның 29 июненнән үз көченә кергән 518-ФЗ номерлы Законны гамәлгә ашырганда төп роль җирле үзидарә органнарына йөкләнгән.

Эш нәтиҗәләре буенча элек исәпкә алынган 8 823 объект кадастр исәбеннән юкка чыгарылган, 9 меңнән артык объектка карата ЕГРНга хокук ияләре турында мәгълүмат кертелгән.

Шул ук вакытта, Татарстан Росреестрында билгеләп үтелгәнчә, элек исәпкә алынган күчемсез милек объектларының хокук ияләрен ачыклау буенча эш узган ел ахырында башланган. Мәсәлән, 1 гыйнварга ЕГРНга 1300 күчемсез милек объектының хокук ияләре турында мәгълүмат кертелгән, 1 февральгә – 1731, 20 мартка – 6 131.

Республика районнары һәм шәһәрләре кисәкләрендә хокук ияләрен ачыклау буенча Спас районы (биредә 704 күчемсез милек иясе ачыкланган), Мамадыш (586), Лениногорск (505), Нурлат (588) һәм Чистай (582) районнары актив эшләде.

 

Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Азат Җаббаров:

"Татарстан «Милли киңлек мәгълүматлары системасы» дәүләт программасын гамәлгә ашыру буенча актив эшне дәвам итә. Аның нигезендә тулы һәм төгәл күчемсез милек реестры тора. Шуңа күрә ЕГРНны ышанычлы мәгълүматлар белән тутыруга безнең төбәктә беренчел игътибар бирелә. 518 нче законны гамәлгә ашыру Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Миңнеханов контролендә».

Республикада 518-ФЗ номерлы Законны гамәлгә ашыру өчен Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы җаваплы.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Аглиуллин:

"Татарстан Росреестры һәм җирле үзидарә органнары белән берлектә көн саен әлеге законны үтәү буенча эшләр алып барыла. Бүгенге көндә законны гамәлгә ашыру буенча республикабыз күрсәткечләре яхшырды, әмма тагын да зуррак һәм җентекле эш башкарылачак, чөнки хәзерге вакытта ЕГРНда элек исәпкә алынган 600 мең күчемсез милек объекты хуҗалары турында мәгълүмат юк».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International