Яңалыклар 2022

 

Янгын куркынычсызлыгын профилактикалау чаралары. 2022 ел.

Янгыннарның күбесе мич җиһазларын техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу һәм ут белән саксыз эш итү, шул исәптән тәмәке тарту аркасында килеп чыга.

Хәлне тотрыклыландыру максатыннан янгын инспекторлары һәм җирле үзидарә вәкилләре социаль яктан имин булмаган гражданнарның, шулай ук авыр тормыш хәленә эләккән, балигъ булмаган балалары булган гаиләләрнең яшәү урыннары буенча рейдлар үткәрделәр.

Гражданнар белән көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге һәм балаларны караусыз калдыру куркынычы турында әңгәмәләр үткәрелә. Җылыту мичләрен карап тоту турында киңәшләр бирәләр һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре һәм ашыгыч хезмәт номерлары белән белешмәләр калдыралар.

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен онытмагыз! Үзегезне һәм тормышыгызны саклагыз!

Штаттан тыш хәл булган очракта 01 яки 101 номерына шалтыратыгыз!

 

 


 

Октябрь, 2022ел

Санитар-экология ике айлыгы кысаларында авыл җирлеге территориясен: торак пунктлар, , балалар һәм спорт мәйданчыклары, гражданнарның массакүләм ял итү урыннары, һәлак булган сугышчыларга һәйкәлләр территорияларын , елга ярларын җыештыру чаралары оештырылды.

 


 

Май, 2022.

Бөек Җиңү көне уңаеннан, инде беренче ел гына түгел, Бөек Ватан сугышы елларында сугышта һәлак булган Ватан сакчылары хөрмәтенә агачлар утыртуга багышланган искиткеч акция үтә. Агачларны Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган сугышчылар истәлегенә утыртабыз. Шуңа күрә скверларны яшелләндерүгә, һәйкәлләр янындагы аллеяга аерым игътибар бирәбез.

 

Нурлат авылында Җиңү паркында, авыл җирлеге башлыгы Илдус Саттаров катнашында, Илдар Бикметов инициативасы белән Җиңү көненә багышланган куаклар утырту. Илдар Акмалович бу игелекле акция өчен Крым акациясе үсентеләрен үзе үстерде.


Май. 2022 ел.

9 майда мәктәптән Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар һәйкәленә кадәр Бөек Ватан сугышы ветераннары фотосурәтләре белән Үлемсез полкта катнашучылар колоннасы узды.

    Шул ук көнне һәйкәл янында тантаналы митинг булды, һәлак булган сугышчыларга һәйкәл янына веноклар куелды.

 

Соңгы яңарту: 2022 елның 22 декабре, 13:06

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International