Авыл җирлеге турында

Авыл җирлеге үзәге: Әйшә авылы

Оешу вакыты: 1780 нче ел

Әйшә авыл җирлеге Зеленодольск шәһәре территориясеннән көнбатышта, төньякта Марий Эл Республикасы, төньяк-көнчыгышта Раифа авыл җирлеге, көньяк-көнчыгышта Васильево шәһәр тибындагы бистә белән чиктәш. Көньягында Идел елгасы ага.

 

Җирле үзидарә территориясе: 18 115,5 га, шул исәптән 446,9 га авылларның мәйданы,шулардан:

Әйшә аввлы - 221,9 га.;

Кызыл Яр авылы – 74,5 га.;

Ильинское авылы – 72,5 га.;

Сафоново  авылы – 49,1 га.;

Успенка авылы – 17.5 га.;

Нарат бистәсе  - 11,4 га.

 

Урман фонды җирләре 14 264,9 га мәйданны били, бу авыл җирлегенең барлык мәйданының 78,7% тәшкил итә.

 

Халык саны-4496 кеше, шул исәптән: руслар – 2040 кеше, татарлар – 1898 кеше, башка милләтләр - 375 кеше.

 

Авыл җирлеге торак пунктлары исемлеге һәм административ үзәккә кадәр ераклык:

  • Әйшә авылы
  • Кызыл Яр авылы - 3 км
  • Нарат бистәсе - 2 км
  •  Ильинское  авылы- 3 км
  • Успенка  авылы - 2 км
  • Сафоново авылы - 1 км

Әйшә авыл җирлеге территориясендә урнашкан:

  • 2 мәктәп
  • 2 балалар бакчасы
  • Баязитов исемендәге район мәдәният йорты
  • табиблык амбулаториясе
  • 2 ФАП
  • 2 даруханә
  • 2- автозаправка станцияләре
  • азык-төлек кибетләре (һәр торак пунктта, ә Әйшә авылында шулай ук сәнәгать товарлары булган кибетләр)
  •  

 

Соңгы яңарту: 2024 елның 26 марты, 16:01

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International