Авыл җирлеге үзәге: Акъегет авылы
Авыл җирлеге Татарстан Республикасы Зеленодольск районының көньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан. Акъегет авылы район үзәгеннән – Зеленодольск шәһәреннән 55 км ераклыкта урнашкан, аның белән автотранс-портная элемтә шоссе юлыннан бара. Авыл җирлеге Советының су ресурслары ике елга: Әрә елгасы һәм аның кушылдыгы, Муширма елгасы һәм исемсез инеш белән күрсәтелгән.
Авыл җирлеге мәйданы: 5129 га
Халык саны һәм составы: 715 кеше
Авыл җирлеге буенча барлыгы 15,3 мең кв. м. торак исәпләнә
• авыл эчендәге юлларның озынлыгы - 14,86 км, грунт юлларының озынлыгы - 1,770 км, вак таш юллары -13,090 км
• яктыртылган урамнарның озынлыгы - 10,2 км
• авыллар арасындагы юлларның озынлыгы – 5 км
• 5 су башнясы һәм 5 артскважина бар
• авыл җирлеге буенча суүткәргечнең озынлыгы-11,3 км
• халыкны үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү - 100 %
• 257 хуҗалык газлаштырылган - 98%
• үзәкләштерелгән канализация юк
• 100% электр белән тәэмин итү
Авыл җирлеге составы:
1. Акъегет авылы - 99 ишегалды, даими яшәүче - 76
2. Бакрче авылы - 101 ишегалды, даими яшәүче - 94
3. Сүнчәләй авылы - 57 ишегалды, даими яшәүче – 54
Соңгы яңарту: 2024 елның 27 марты, 11:01