Оешу тарихы

1919 елда 20-25 йорттан торган зур булмаган хуторга Октябрьский дигән исем биргәннәр, 1946 елда Октябрьский авыл советы оештырылган.

Бистә территориясе төньяктан – дәүләт урман фонды, төньяктан – Идел елгасы, көнчыгыштан – Казан шәһәре, көнбатыштан Васильево бистәсе белән чиктәш. Бистә аркылы Горький тимер юлы уза.

Бистә Советы составына Ореховка авылы керә.

1901 елда бистәдә Казан дәүләт университетының В.П.Энгельгардт исемендәге астрономия обсерваториясе эшли башлый. 1918 елда яраклаштырылмаган бинада туберкулез авырулары диспансеры – хәзерге “Обсерватория” республика балалар туберкулез авырулары шифаханәсе ачыла.
Шул ук елларда 774 км тукталышы районында Паратск суднолар ремонтлау остаханәләренең сөтчелек фермалары төзелә, хәзер биредә “Юдинский” кошчылык фабрикасының 2нче бүлеге урнашкан.

Бистәдә халыкның социаль тормышы 1985-1999 елларда тамырдан үзгәрә: бистә территориясендә 464 урынга исәпләнгән урта мәктәп, авыл мәдәният йорты, балалар бакчасы, амбулатория, кибетләр төзелә. Асфальт юл салына, 36 квартирлы һәм 118 квартирлы яңа йортлар калкып чыга.

Октябрьский бистәсе дә, Ореховка авылы да тулысынча газлаштырылган. Мәчет, чиркәү эшләп тора. Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган сугышчылар истәлегенә куелган һәйкәл янында тантаналы чаралар үтә.



Соңгы яңарту: 2022 елның 28 декабре, 11:06

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International