Раифа бистәсендә мәдәни мирас объекты – 17 гасырда нигезләнгән Раифа ирләр монастыре урнашкан. Монастырь эшли. Анда төзекләндерү эшләре дәвам итә, Россия туристлары гына түгел, чит ил туристлары да бу урын белән нык кызыксына.
Раифа авыл җирлеге тыюлык җирләренә урнашкан. Торак пунктлар калын урманга диярлек терәлеп утыра. Зеленодольск-Казан-Раифа трассасыннан алып 3 км урманның уникаль аерымлылыгы бар: яфраклы урман ылыслыга әйләнә, гадәттә мондый үзгәреш дистә километрларга сузыла. Садовый бистәсендә 1921 елда нигез салынган дендрарий урнашкан. Монда Америка, Азия һәм Европа табигатенә хас 500гә якын агач һәм куак үсә.