Хөрмәтле сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре!

2018 елның 9 мае, чәршәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгы белән ихлас котлауларны кабул итегез!

9 май безнең һәрберебез өчен  үзенчәлекле бәйрәм. Бу көнне без илебезне яклап сугышучыларга, тылда Җиңү коючыларга, шул дәһшәтле елларда балачаксыз калучыларга, кырыс сугыш чоры авырлыкларын үз җилкәләрендә күтәрүчеләрнең һәрберсенә тирән ихтирамыбызны белдерәбез. Без Ватаныбыз азатлыгы һәм бәйсезлеген яулаган якташларыбызның батырлыгы алдында баш иябез.
Бөтенхалык тантанасы көнендә барлык ветераннарга чын күңелдән исәнлек-саулык һәм озын гомер телим! Сезнең үлемсез даныгызның мәңгелек уты гасырлар дәвамында сүнмәсен! Җиңүебез, бөек Россиянең тыныч күге астында хезмәт итү һәм бәхетле яшәү мөмкинлеге өчен сезгә чиксез рәхмәтлебез.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International