20 апрельдә шәһәрнең үзәк китапханәсе ел саен үткәрелә торган «Библионочь - 2024»Бөтенроссия акциясенә кушылачак
Чара Гаилә елы кысаларында узачак. Чараның девизы - "бөтен гаилә белән укыйбыз".
Программада:
рәссам Валерий Макаровтан мастер-класслар
▫гаилә курчак ясау
▫Каюм Насыйри рецептлары буенча хуш исле үләннәрдән чәй букеты төзү
▫кулинария конкурсы
▫кызыклы фәнни тәҗрибәләр
Китапханә фойесында сезне "Гаилә портреты" фотозонасы һәм Совет фототехникасының ретро күргәзмәсе каршы алачак.
Программаны Яшел Үзән шагыйрьләре һәм бардлары концерты тәмамлый.
Теләүчеләрне адрес буенча көтәләр:
Үзәк китапханә: Зеленодольск шәһәре, Тургенев урамы, 6 йорт