Көзге чакырылыш тәмам

2017 елның 13 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасынада көзге чакырылыш тәмамланды. Бу чакырылышта Россия Кораллы көчләре сафын 152 мең татарстанлы тутырды.  Бу яктан караганда  Татарстан 2016 елда Россиядә  лидерлар рәтендә.

Узган ел  245 яшел үзәнле  Россия Кораллы Көчләрендә хезмәт итү өчен җибәрелде.  Нигездә алар коры җир гаскәрләренә хезмәт итә башлады: өчесе – ВДВда, 34 – милли гвардиядә, 35е диңгезчеләр формасы киде. 129 егет режимный хәрби частьларда хезмәт итә. 24 яшел үзәнле хәрби-исәп белгечлеге алды.

Армия сафларында хезмәт итү  срогы арттырыла икән, дигән имеш-мимешләргә Яшел Үзән хәрби комиссары Рамил Батыршин болай дип җавап бирде:

– Законда  бернинди үзгәреш турында сүз юк. Кораллы көчләрдә хезмәт итү өчен иң сәламәт егетләр генә алына, таләпләр хәзер катгый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International