Узып киткән ел күбебезне матур саннары белән дә сөендерде. 2016 елның 9 ае йомгаклары буенча Яшел Үзән районының эре һәм кече предприятиеләрендә хезмәт хакы 4,9 процентка үсеп, 25 121, 7 сумны тәшкил иткән.
Кече бизнесны да исәпкә алып, барлык предприятиеләр буенча уртача хезмәт хакы исә 24 830 сум булган. Бу саннар иске елның соңгы көннәрендә узган район Советы сессиясендә яңгырады.