Иске Яңа елны каршы алабыз

2017 елның 13 гыйнвары, җомга

Яңа ел каникулы, озын яллар тәмам. Хәзер исә җиң сызганып эшкә керешер вакыт. Хәер, бу җомга, 13 гыйнварда, бәйрәм программасын төгәлләп, иске Яңа елны каршы алабыз икән әле. 

«Авангард» стадионында 17 сәгатьтә, чыршы янында: «Исәнме, иске Яңа ел, сау бул, Кыш бабай, киләсе очрашуга кадәр», – дип саубуллашасыбыз бар. Киләсе Яңа елны да шулай күңелле итеп, югалтуларсыз, исәнлектә каршы алырга язсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International