Рәхәт лә ял итүе

2017 елның 13 гыйнвары, җомга

Яңа ел һәркемне – олысын да, кечесен дә берләштерүче күңелле бәйрәм ул. Шуңа да аны тиешле дәрәҗәдә уздыру мөһим бурычларның берсе булып тора.

Кышкы каникул чорында, махсус план нигезендә, интеллектуаль, эстетик, спорт юнәлешендә бихисап чаралар узды. Аларда төрле яшьтәге 15 меңнән артык бала катнашты. Бу хакта дүшәмбе киңәшмәсендә районның башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Хәлилова җиткерде.

Яшел үзәнлеләр 31 декабрь кичен инде менә дүртенче ел рәттән «Авангард» стадио­нында уздырды. Гадәттәгечә, бар халыкны район башлыгы Александр Тыгин бәйрәм белән котлап, Яшел Үзән өчен юбилей елына старт бирде. Халык бәйрәм салютыннан соң да өйләренә таралырга ашыкмады. 

Авыл халкы да кимен куймады. Һәр клубта бәйрәм тамашасы гөрләде, яңа ел лоторея­сы уйнатылды, бәхетлеләр бүләкләр отты. Быел исә Норлат халкы клуб юк дип моңаеп утырмады. Авылның нәкъ үзәгендә купшы итеп бизәлгән чыршы янында күңел ачты. Аллы-гөлле салюты да атылды. Озын каникулда гел җырлап-биеп кенә булмас дип, һәр җирлектә спорт чаралары да оештырылды. Олы Ачасырлылар исә бер кичтә тау шуарга җыелды. Олысы да, яше дә дөньяларын онытып, нәкъ элекегечә салам тутырылган полиэтилен капчыкларга утырып тау шуды. Менә кайда ул чын рәхәтлек! Мондый хис-кичерешләрне сүз белән генә аңлатырлык түгел шул. 6 гыйнварда  «Маяк»  спорт комплексы базасында исә район башлыгы призына чаңгы ярышы узды. Яңа ел ярышында төрле шәһәрләрдән килгән 123 чаңгычы катнашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International