Очрашу урыны – Иннополис

2017 елның 13 гыйнвары, җомга

Яшел Үзән мэры Александр Тыгинның  укучы яшьләр белән традицион очрашуы быел Иннополиста булды.

Башта балалар һәм аларның әти-әниләре Иннополиста  экскурсия ясады. Аннары IT-лицейның конференцияләр залында районның һәм республиканың иң яхшы коллективлары концертын карады. Соңыннан мэрның үзенә балачагы, тормыш юлы турында сораулар бирделәр. Александр Васильевич исә район үсешенә үз өлешен кертүчеләргә рәхмәт белдерде. Халиков, Туктаров һәм Баязитов гаиләләренә, балаларын үрнәк итеп тәрбияләгән өчен, рәхмәт хатлары тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International