Яшел үзәнлеләр «Халык контроле»нә шикаять яза ала

2017 елның 21 гыйнвары, шимбә

Республикада «Халык контроле» ГИС дигән географик мәгълүмати система эшләп килә. Яшел үзәнлеләр формаль булмаган эш белән тәэмин ителү һәм рәсми булмаган эш хакын бирү-бирмәү турында әлеге система аша мәгълүмат җиткерә ала. 

Моның өчен «Соры» хезмәт базары» дип исемләнгән юнәлеш эшләп килә. Моннан тыш хезмәткәрләр эш урыннарында гомерләренә һәм сәламәтлекләренә зыян сала торган куркыныч эш шартлары булуы хакында да «Халык контроленә» хәбәр итә ала.

Шулай ук түбәндәге категорияләр буенча да хәбәр урнаштыра аласыз:

«Авыл хуҗалыгы» (шул исәптән сөтне сатып алу бәяләре буенча да);

«Экстремизм, дини һәм милли нигездәге бәхәсләр»;

«Ялган аракы сату,  составында спирт булган  сыеклыклар  сату»  (бу турыда хәбәр итүчеләргә 1дән  алып  3 мең сумга кадәр  акча каралган);

«Коррупциягә каршы тору». 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International